- теш
- 1. Авыз куышлыгында каты ашамлыкны кисү, кимерү-чәйнәү яки вату өчен хезм. итә торган һәм аскы-өске яңаклар буйлап тезелгән сөяк үсентеләрнең берсе 2. күч. Төрле эш коралларында, машиналарда һ. б. нәр. б. эләктерү, тарату яки эләктереп тарту, эләктереп өзү өчен ясалган очлы чыгынты. Төрле күчерүче, тапшыручы механизмнарда, транспортерларда һ. б. махсус сыр яки чөй 3. Кайбер коралларның, җайланмаларның үзара тигез булып тезелгән һәм тигез аралар хасил иткән өлешләре (шуларның берсе) тур. ТЕШ БАКАСЫ – Флюс (I). ТЕШ КАЗНАСЫ – Яңакларның тешләр кереп урнашкан ягы, шулай ук теш төпләрен һәм яңакларны каплап торган ит катламы. ТЕШ КАМАШУ – 1) Кайбер ачы әйберләр ашаганнан соң теш авырту; 2) Татлы, яхшы азыктан тую. ТЕШ КАРАСЫ
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.